Татарстан Президенты Казанның төп шугалагын сынады

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Черек күл» паркында шәһәрнең төп шугалагын сынады. Яңартылган парк һәм шугалак ачылышын без дә күреп кайттык.

Казанның төп шугалагы ачылышында шәһәр мэры Илсур Метшин да катнашты:
— Монда килгәч, балачак искә төште. Без хоккей тартмаларында үстек. Тик ул чакларда боз мондый ук сыйфатлы түгел иде. Ә биредә — искиткеч шугалак, матур бизәлеш. Ә иң мөһиме — халыкка ошый. Балалар, өлкәннәр, әбиләр, бабайлар — барысы да биредә. Яңа ел тынычлык алып килсен иде!, — дип теләде ул.
Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова исә 2020 елның җәендә «Черек күл»дә барган эшләргә нәтиҗә ясады. Рөстәм Миңнехановка парктагы тарихи павильонны торгызу процессы турында сөйләделәр. Биредә иске һәм тыгыз бүлмәләр урынына спорт инвентаре бирелә торган һәм уңайлы кәһваханәсе булган заманча бина торгызганнар. Моннан тыш, паркта җәяүлеләр юлларын, комплекс периметры буенча коймаларны төзекләндергәннәр.
Шугалакның рәсми ачылышында Кыш Бабай белән Кар Кызы да катнашты. Алар Яңа елның төп атрибуты — яшел чыршыга «җан өрде». Бирегә килгән һәркем җырлы-биюле тамаша шаһите булып кына калмыйча, үзләре дә оста шуучылар белән «TikTok» өчен төшерелгән күмәк флешмобта катнаштылар.


Фикер өстәү