Алабугада җәмәгать транспортына ут капкан

Алабугада автобус тукталышта янып беткән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Кичә кичке сигездә 101 нче янгын сагы чакыру номерына Таҗи Гыйззәт урамы һәм Тынычлык проспекты киселешендәге автобус януы турында хәбәр килде. Ут мәйданы 20 кв. м тәшкил итте.

Берничә минуттан соң килгән янгын сүндерүчеләр утны сүндерделәр. Беркем дә зыян күрмәгән, чөнки машина йөртүче дә, пассажирлар да һәлакәт урынында булмаган.


Фикер өстәү