Миңнеханов Татарстанның яшьләр һәм балалар оешмалары активистлары белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың балалар һәм яшьләр оешмалары активистлары белән очрашу үткәрде. Чара «Татнефть Арена»да узды. Анда Татарстанның төп чыршысы ачылды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда «фән олимпиадалары призерлары, инвалидлыгы булган кешеләр өчен «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча илкүләм чемпионат җиңүчеләре, шулай ук «Яшь профессионаллар» VIII илкүләм чемпионаты (WorldSkills Russia), «Яңа гасыр» телеканалының «Шаян балалар» тапшыруы вәкилләре катнашты, диелгән хәбәрдә.

Шулай ук Татарстан Президенты белән 2020 елның геройлары булган балалар очрашты. Алар — Алексеевск районыннан янгыннан өч энесен алып чыккан яшүсмер, суда бата башлаган баланы коткарган Әлмәт районы кызы.

Рөстәм Миңнеханов балалардан шөгыльләре турында сорашты, аларның укудагы уңышлары, хыяллары һәм киләчәккә планнары турында белде. Шулай ук ул балалар белән балачак хатирәләре белән уртаклашты, аларга сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

Чарада катнашучылар өчен чәй өстәле оештырылды.


Фикер өстәү