Татарстанда коронавирусның 104 яңа очрагы ачыкланган

26 декабрьгә республикада коронавирусның 104 яңа очрагы ачыкланган. Бер кешедән кала барасы да чирне авыру кеше белән аралашкач йоктырган, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

«31 кеше хастаханәдә, 73 кеше өйләрендә дәвалана», — диделәр ведомствода.

Иң күп авыручылар (39 кеше) 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә керә. Балиг булмаган биш бала авырган. 80 яшьтән 90 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләрдән алты кеше авырый.

Казанда авыру йоктыруның — 45 очрагы, Чаллыда 11 очрагы теркәлгән.


Фикер өстәү