Рөстәм Миңнеханов авыл хастаханәләренә яңа автомобильләр тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хастаханәләренә яңа автомобильләр тапшырды.

Район хастаханәләренә барлыгы 88 машина — 53 «ЛАДА Гранты» һәм 35 «УАЗ»машинасы бирелде. Алар барысы да «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча бүлеп бирелгән.

Тантаналы чара бүген республиканың ЮХИДИ идарәсе мәйданчыгында узды. Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә коронавируска каршы катлаулы шартларда эшләргә туры килгән барлык медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

«2020 ел безгә сәламәтлек саклау системасының ни дәрәҗәдә әзер булуын күрсәтте. Сез коронавируска каршы тора алдыгыз. Болар барысы да сез медицина ярдәмен лаеклы күрсәтә алуыгызга бәйле», — дип билгеләде Татарстан Президенты.

Барлык автомобильләр дә федераль бюджет акчасына сатып алынган. Һәр хастаханәгә икешәр машина бүлеп бирелгән.


Фикер өстәү