Татарстан Президенты коронавирус белән авырып терелгән 101 яшьлек Мәрьям Хуҗинаны Яңа ел белән котлаган

Рөстәм Миңнеханов коронавирус белән авырып терелгән 101 яшьлек Мәрьям Хуҗиеваны Яңа ел белән котлаган.

«Мәрьям Хуҗиевага кичә 101 яшь тулды, ә бүген аны яңа коронавирус инфекциясеннән уңышлы дәваланганнан соң Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән чыгаралар. Табибларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәм, ә Мәрьям апаны котлыйм! Сәламәт булыгыз, якыннарыгызны куандырыгыз һәм сокландырып торыгыз! Яңа ел котлы булсын!» дип язган Татарстан Президенты үзенең инстаграм аккаунтында.


Фикер өстәү