Баренц диңгезендә судно су төбенә китеп, 17 кеше югалган

Архангельск өлкәсендә Яңа Җир утравы тирәсендә коточкыч фаҗига булган. Баренц диңгезендә “Онега” балыкчылар судносы су төбенә киткән. 19 кешедән бары тик икесе генә исән калган.

“Бүген 7.30сәгатьтә Баренц диңгезендә Архангельск өлкәсенең Яңа Җир утравы тирәсендә “Онега” судносының батуы турында мәгълүмат керде. Экипаж 19 кешедән торган. Ике кеше коткарылган, калганнарын “Войково” судносында эзләү бара”, – дип яза ТАСС, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып.

Су төбенә киткән судноның Россиядәге иң зур балык тоту хуҗалыкларыннан берсе – “Калинин  исемендәге балык тоту хуҗалыгы” өчен балык тоту белән шөгыльләнгәнлеге мәгълүм. Ведомствода ачыклауларынча, судноның бату сәбәбе – судноның бозлануы. Югалган экипаж әгъзаларын эзләүгә шундук биш судно җибәрелгән. Шуларның берсе ике диңгезчене – матрос һәм штурманны табуга ирешкән. Аларның икесе дә гидрокостюмнан булган.

Мурманск транспорт прокуратурасы килеп чыккан фаҗигагә бәйле рәвештә тикшерү башлап җибәргән. Тикшерү нәтиҗәләре – Төньяк-Көнбатыш транспорт прокуратурасы контрольлегендә.

 


Фикер өстәү