Бер ир таныш хатынын этеп җибәргән һәм гомерен өзгән

Түбән Каманың Кама Аланы бистәсендә саксызлык аркасында таныш хатынын үтергән ирне хөкем итәләр.

6 октябрьдә сәрхүш ир белән хатын арасында низаг чыккан. Ярсыган ир хатынны этеп җибәргән. Хатын чайкалып китеп, урындыкка эче белән егылган һәм алган тән җәрәхәтеннән һәлак булган.

Суд медицинасы экспертизасы аның бавыры өзелүен һәм кан савуын ачыклаган.
Хәзер ир саксызлык аркасында кеше гомерен өзгән өчен суд каршында җавап тотачак.


Фикер өстәү