Авыл укымый?!

Авылларда да оптимальләштерү киң тамыр җәйде. Перспективасыз авыллар барлыкка килде. Заманында өч укучы булса, мәктәпне япмаганнар, бүген исә берничә авылга бер мәктәп. Мәктәп юк, димәк, китапханә дә кирәк түгел, дип фикер йөртүчеләр бар. Гомумән, бүген китап укучылар юк, дип уйлаучылар шактый, чөнки үзләре укымый. Чынлыкта, китап укучылар бар, алай гына түгел, соңгы елларда бу сафны яшьләр тулыландыра. Моны мин – берара китапханәдә эшләп алган кеше әйтәм.

Китапханәдә эшли башлап күп тә узмады, Казан мәдәният институтының китапханәчеләр әзерли торган кафедрасы онлайн курслар оештырды.  Уку мәҗбүри түгел, ләкин бу өлкәдә гыйлемем бөтенләй булмаганлыктан язылдым.

Кафедра мөдире Гузела Кормишина лекциясендә китапханәләрдә профессиональ китапханәчеләр аз булуын әйтте. Һәм бер тапкыр гына түгел. «Сез бит китап укучылар белән аралашасыз, мәктәпләр белән дә элемтәдә торасыз. Бу хакта сүз кузгалту кыен булмас. Читтән торып һәм көндезге уку бүлегенә бюджет урыннары бар. Районнан юллама алырга да мөмкин», – диде ул. Холкым шундый, бу мәгълүматны шул ук көнне «эшкә җиктем»: өй эшләрен китапханәдә карарга яраткан кызлар белән сөйләштем. Әйтергә кирәк, ымсындыргыч тәкъдим итеп кабул иттеләр, әмма «Хезмәт хакыгыз күпме?» соравына җавап аларның теләген суытты.

Авыл китапханәләренә килгәндә, Түбән Кама районында бу яктан хәлләр начар түгел икән. Һәрхәлдә, Түбән Кама муниципаль районының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова шундый фикердә.

– Башка районнарның китапханәләр системасы директорлары белән киңәшмә-утырышларда очрашкач, бу хакта сөйләшәбез. Күбесе авылларда китапханәләрнең ябылуына уфтана. Югыйсә бүген китапханәләр, клублар авылның мәдәни учагы булып тора. Авыл җирлегендәге бер генә чара да алар катнашыннан узмый дисәм дә, һич арттыру булмас, – ди ул.

Бүген Түбән Кама муниципаль районында 45 китапханә булып, 29ы  авыл җирлекләрендә урнашкан.

– Яшьләрне пассив диючеләргә каршы, безнең районныкылар бик тә актив диям. Кама Аланы бистәсен генә алыйк. Биредә ике китапханә, берсе балаларныкы. Һәм аларның буш чагы юк сыман. Кичләрен яшьләр җыела. Юк, бу гадәти аралашу очрашуы түгел, ә алар чаралар планлаштыра, төрле темага әңгәмәләр уздырыла. Кычкырып китап укыйлар, соңыннан укыганнары буенча фикер алышалар дисәм, күпләр ышанмас, ләкин бу хак. Өлкәннәр дә үз итә бу учреждениене. Китапханәче Резеда Гаффарова алар өчен инглиз теле курслары оештырды. Пандемия чорында дәресләрне zoom аша алып бара. Белемнәре ни дәрәҗә икән дип кызыксындым. Кыска гына вакыт эчендә тулы җөмләләр төзеп, укытучылары белән аралаша башлаучылар барлыгын күреп сокландым. Авыл китапханәләре турында сүз чыккач, шуны да билгеләп үтим әле: һәр китапханә эшчәнлегендә ниндидер бер үзенчәлекле юнәлешне күрсәтергә мөмкин. Ташлык авылы китапханәсен алыйк. Илүзә Хәмзинә авыл тарихын барлау белән шөгыльләнә. Колмакчы китапханәчесе Дания Гайфиева да шушы юнәлештә актив эшли. Каенлы китапханәсендә авылның танылган кешеләре турында күп мәгълүмат алырга була. Күчмә китапханәләр дә эшли безнең районда, – ди Гөлназ Арсланова.

Менә шушы 29 китапханәнең унҗидесенә капиталь ремонт ясалган, кайберләре тулаем үзгәртеп корылган. Былтыр Афанас китапханәсендә уздырылса, Түбән Уратмадагысында быел башланган. Ә менә Борокта 2020 елда китапханә ачылган. Болар барысы да китапханәләрне төзекләндерү программасы буенча федераль бюджеттан финанслана. Гөлназ Арсланова бу программаның дәвамлы булуына өметләнә.

– Китапханәләрне заман таләпләренә туры китереп җиһазландырасы килә. Бүген күбесендә китап фонды ачык, интернет кертелде, компьютерлар белән тәэмин итәргә тырышабыз. Ләкин теләкләр белән мөмкинлекләр тәңгәл килеп бетми. Яшерен-батырын түгел: барысы да финанска барып тоташа. Монда азмы-күпме грантлар ярдәм итә. Һәр елны районнан бер китапханә грант отмый калмый. Дөрес, бүгенге күзлектән чыгып караганда 100 мең күп түгел, шулай да учреждение өчен кирәкле техника яки җиһаз алырга ярап куя. Быел, мәсәлән, Сухрау авылы китапханәсе җиңүчеләр сафында булды. Шәхси беренчелектә җиңеп, грант отучы хезмәткәрләребез дә берәү генә түгел, – ди.

Әйе, бүген китапханәләр эшендә дә зур үзгәрешләр булды. Гузела Кормишина да шулай дигән иде. «Гомумән, бүгенге китапханәче – китапханәче генә түгел». Гөлназ Арсланова сүзләре белән бу фикерне тагын да җәелдерсәк, китапханәчегә, мәкальдәгечә, җитмеш төрле һөнәр иясе булырга туры килә: актер да ул, язучы, укытучы, артист, психолог, тәрбияче… «Нишлисең, безгә дә заманга яраклашырга туры килә. Китапханәченең туры эфир алып баруы сәер кебек, ә чынлыкта бу китап укучыларны җәлеп итү, аларны китап белән генә түгел, а аны язучы белән якыннанрак таныштыру өчен эшләнә», – ди ул.

Китап дигәннән, ул – китапханәнең иң зур байлыгы. Китап фонды, нигездә, Татарстан китап нәшриятында нәшер ителгән басмалар хисабына баетыла, башка нәшриятлардан да кайтарыла. Авторлар әсәрләрен үзләре түләп бастыра һәм китапханәләргә бүләк итәләр. Халык арасында популяр булган авторларның китапларын китапханәләр системасы сатып ала. Әйтик, Гөлсинә Галимуллина, Зифа Кадыйрова, Фоат Садриев, Мәдинә Маликова һәм башкалар.

Кыскасы, һәркем үз эшендә: язучы – яза, нәшрият аларның әсәрләрен дөньяга чыгара, китап укырга яратучылар укый, соңгыларының сафы кимемәсә, китапханәләр дә ябылмас.

Шундый теләк белән,

Нурисә ГАБДУЛЛИНА


Фикер өстәү