Бер ир-ат лотереяга 2,6 миллион сумнан артык акча откан

Уфада яшәүче ир-ат лотереяга 2,6 миллион сумнан артык акча откан, дип яза «Башинформ» агентлыгы «Столото» дәүләт лотереясының матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Ул сайтта билет сатып алган һәм 2 598 816 сум акча откан. Киңәйтелгән ставка нәтиҗәсендә ир-ат лотереяга откан акчасын 2 671 216 сумга кадәр арттыруга ирешкән, диелә хәбәрдә.

Хәзер ир-атны откан акчаны алу өчен Мәскәүдәге лотерея үзәгендә көтәләр.


Фикер өстәү