Ире Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату мәрәсимендә Винера Ганиева: «Мин иң бәхетле хатын-кыз-идем»

Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Венера Ганиеваның ире, танылган тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны бүген соңгы юлга озаттылар. Аңа 61 яшь иде.

Мәрхүм белән хушлашу мәрәсиме Мәрҗани мәчете ишегалдында булды. Җеназа намазын Мансур хәзрәт Җәләлетдинов укыды

Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Венера Ганиева килүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.

– Мин иң бәхетле хатын идем. Син мине иркәләдең, яраттың, горурландың, рухландырдың, канатлар үстердең миңа. Шуңа күрә мин иҗатта шундый уңышларга ирештем, синең аркада, — диде ул хушлашу вакытында.

Камил Фәйзрахманов Курган зират комплексында җирләнде.


Фикер өстәү