Менә ичмасам үгез! Кукмарада 5 метр биеклектәге үгез сыны ясаганнар

Республикадагы иң зур үгез сынының берсе Кукмарада урнашкан. Аны безнең газетадагы язма герое – Зур Кукмара авылында яшәүче Марсель Садыйков ясаган.

– Моннан өч-дүрт ел элек туган авылым Зур Кукмарада кар сыннары ясаган идем. Җирлек башлыгы Ришат Хәнәфиев хезмәтемне күреп, мактап, үземне тагын да ныграк үсендереп җибәрде. Быел Яшел Үзән, Лаеш районнарында Яңа ел символы – үгез сыннары ясадым. Кукмарада да эшләп куйдым. Энем дә булышты, – ди Марсель.
Үгезнең биеклеге – 5 метр. Аны ясау өчен 110 кубометр кар киткән. Әлеге фигураны Кукмара төбәкне өйрәнү музее янында күрергә була икән.


Фикер өстәү