Россиядә яшьләр яшәрә

Россия Президенты Владимир Путин яшьләр сәясәте турындагы законга кул куйды. Ул, аерым алганда, илдәге яшь буын вәкилләренең яшен арттыруны күздә тота. Документ хокукый мәгълүмат порталында басылган.

Хәзер Россиядә яшьләр исемлегенә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр керәчәк.
Законда әйтелгәнчә, яшьләр сәясәтенең төп юнәлешләренә яшьләр инициативаларына һәм яшь гаиләләргә ярдәм итү, шулай ук яшьләр сәясәте өлкәсендә төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлеккә ярдәм итү керә.


Фикер өстәү