«Ватаным Татарстан» оештырган «Атна саен бер бүләк» акциясенең җиңүчеләре билгеле

Яңа ел алдыннан бүләкләр кабул итү дә, өләшү дә күңелле. Без дә кадерле укучыларыбызны куандырырга булдык.

Вәгъдә иткәнчә, 30 декабрьдә «Атна саен бер бүләк» акциясенең җиңүчеләрен билгеләдек. 2021 елның беренче яртыеллыгына «Ватаным Татарстан» газетасына язылучылар арасында, иганәчебез «Елмай» сөт комбинаты белән берлектә,  телевизор, тузан суырткыч, блендер уйнаттык. Бәйгебезгә 600гә якын квитанция кабул иттек, һәр катнашучыны исәпкә алдык. Ә бәхет өч укучыбызга елмайды!

ҖИҢҮЧЕЛӘР

Телевизорны Чүпрәле районының Түбән Каракитә авылыннан Шәйдуллин К.З. отты.

Тузан суырткычны Чирмешән районының Лашман авылыннан Мөслимә Садыковага җибәрәбез.

Кукмара районының Янил авылыннан Миләүшә Закирова блендер иясе булды.

«ВТ» редакциясе җиңүчеләрне чын күңелдән котлый! Бүләкләрегезнең бәрәкәтен күреп, озак еллар файдаланырга язсын. Алга таба да бездән аерылмагыз, без дә сезне һәрдаим куандырып торырбыз.

Җиңүчеләрнең редакция белән элемтәгә керүләрен сорыйбыз.


Фикер өстәү