Татарстанда бозлавык һәм томан көтелә

Иртәгә, яңа елның беренче көнендә Татарстанда һава торышы шартлары начарланачак. Бу хакта Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Төнлә һәм көндез республиканың көнбатышында бозлы кар яварга мөмкин. Юлларда бозлавык булачак.

Моннан тыш, төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк.

Татарстан территориясендә уртача салкын һава торышы сакланачак.


Фикер өстәү