Яңа елны каршыларга санаулы сәгатьләр калып бара. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исә, бәйрәмдә күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен республика халкын алдан кисәтә. “Сакланганы ходай саклар”, – диләр бит. Менә ул киңәшләр:
– Йорт һәм фатир эчендә, аеруча урын өстендә тәмәке тартмаска;
– Пиротехника кулланганда барлык шарталарны үтәргә кирәк;
– Чыршыдагы утларны төзеклеген тагын беркат тикшереп чыгыгыз;
– Газ кулланганда сак булыгыз, мичкә якканда да игьтибарлы булыгыз;
– Өйдә балаларын бер үзләрен генә калдырмагыз, ут белән уйнатмагыз;
Коткаручылар пиротехинканы шартлатканда аеруча сак булырга чакыра. Татарстанда салютны кешеләр күп җыелган урыннан, авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалыгы биналарыннан 50 метр ераклыкта, ягулык-энергетика комплекслары, транспорт инфраструктурасыннан 500 метр читтә аттыру кирәк.