Татарстанда энеләрен янгыннан коткарган яшүсмер Яңа елга яңа йорт алды

Алексеевск районының Зур Алан авылында 14 яшьлек Иван Павлиновка яңа йорт ачкычы тапшырдылар. Быелның ноябрь аенда ул кечкенә энеләрен янгыннан коткарды, әмма гаилә йортсыз калды.

Павлиновларга йорт ачкычын Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов тапшырды. Герой-яшүсмер сүзләренчә, яңа йорт искесеннән бер дә ким түгел.

«Барысы да ошый. Монда иске өйдәге кебек түгел. Иске йорт көч-хәл белән генә тора иде. Анда бер бүлмә һәм кухня гына бар иде. Хәзер күргәннәрем мине гаҗәпләндерде», — дип сөйләде Иван «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Йорт сатып алу өчен акча Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча бирелгән. Моннан тыш, район бюджеты һәм спонсорлар хисабына җиһазлар һәм техника алынган, ремонт ясалган.

«Монда участок зур, 15 сутый. Яше җиткәч тә монда зур булмаган хуҗалык оештырырга әзер, без Иван белән бу хакта сөйләштек. Әгәр теләге булса, язын тагын да үстерәчәкбез», — диде район башлыгы.

Иван әйтүенчә, аларның сыерлары бар, шулай ук ул тавыклар һәм дуңгызлар да асрарга планлаштыра. Терлекләрне үз караячак, чөнки аның тәҗрибәсе бар инде. Шулай ук йортны һәм кече энеләрен дә караячак.

Павлиновлар гаиләсенә 2020 елның ноябрендә бәла-каза килде. Иртән Иван мәктәпкә җыена, ә кечкенә энеләре йоклаган була. Ә әниләре бу вакытта картлар һәм инвалидлар йортында төнге сменада эштә була. Шул мизгелдә йортта янгын башлана. Кечкенә агач йортны ут бик тиз камап ала. Иван югалып калмый һәм энеләрен уята һәм тәрәзне ватып урамга алып чыга.


Фикер өстәү