Диетик «Мимоза» салатын ясау ысулы

Кирәк: консервланган тунец, тавык йомыркасы, кишер, кыяр, яшел суган, эретелгән сыр, лимон согы, ак йогырт, соя соусы.

Кишер, йомырканы суда пешереп алыгыз, чистартыгыз. Кыярны вак итеп турагыз, консервыны чәнечке ярдәмендә изгәләгез. Сырны – вак угычтан, йомырканың сарысын аерым, агын аерым эре угычтан уыгыз. Йогырт, лимон согы, соя соусын бергә кушып болгатыгыз. Суганны вак итеп турагыз. Салатны болайрак җыябыз: йомырка агы, консервланган тунец, сыр, кишер, кыяр, йомырка сарысы. Соңгы катламнан кала барлык катламнарга әзер соусны сылагыз.

 

Фото:mykaleidoscope.ru


Фикер өстәү