Язучы Әхәт Гаффар вафат

Язучы Әхәт Гаффар вафат булган. Бу хакта аның кызы Сөмбел Гаффарова инстгарамда хәбәр итте.

– Әтиебез үлде. Бу хакта язуы авыр. Сүзләр таба алмыйм.
Күренекле язучы Әхәт Гаффар белән хушлашу урынын һәм вакытын соңрак хәбәр итәрмен.
Догада булыгыз, зинһар, шуны гына сорыйм.
Ләйлә апам белән ятим калдык, — дигән ул.

23 декабрьдә Әхәт Гаффарга 72 яшь тулган иде.


Фикер өстәү