«Кешеләргә күләгә төшермәде, аның күңеле бай иде»: Казанда язучы Әхәт Гаффар каберенә таш куелды

Казанның «Курган» зиратында танылган татар язучысы Әхәт Гаффар каберенә истәлек ташы куелды. Язучыны искә алырга, рухына дога кылырга мәдәният, дин әһелләре, якыннары җыелган иде.

– Арабыздан киткән шәхесләребезне барлау, иҗатларын киләсе буыннарга тапшыру – һәрберебезнең дә бурычы. Бүген без татар әдәбиятының зур шәхесләренең берсе Әхәт Гаффарны искә алабыз. Ул үзеннән соң бик зур иҗади мирас калдырды. Туган телен, илен, халкын, хезмәтен бик яратып яшәгән әдәпле, тыйнак кеше иде. Әхәт абый һәрберебез күңеленә үзенең кешелеклелеге, ихласлыгы белән кереп калды. Шушы эшебез аның рухына дога булып барсын, рухы шат булсын иде, – диде Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Һашимова.

Сиксәненче елларда яшь татар әдәбияты турында сүз чыкса, Әхәт Гаффар исемен әйтмичә калмыйлар иде. Татарстанның халык язучысы Равил Фәйзуллин якташын әнә шулай дип искә алды.

– Ул бөтен тормышын иҗат итүгә, татар әдәбиятына хезмәт куюга багышлады. Әдәбиятыбызда зур якты эз калдырды. Кеше буларак холкы, бәлки, шома да булмагандыр, тик аның кешеләргә энә кадәр дә хөсетлеге булмады. Кешеләргә күләгә төшермәде, аның күңеле бай иде, – диде язучы.

Таш кую мәрасименә язучының якташлары да килгән иде.

– Балык Бистәсе – милләтебезгә бик күп бөек шәхесләр бүләк иткән төбәк. Шуларның арасында күренекле язучыбыз Әхәт Гаффар да бар. Әхәт абый үзенең туган нигезе белән бервакытта да элемтәсен өзмәде. Читтә яшәсә дә, безнең чакырганны көтмичә, һәрвакыт кайтып җитә иде. Безнең күңелләрдә йөзендәге елмаюы, эчкерсезлеге, гадилеге белән матур эз калдырды, – диде Балык Бистәсе район башлыгы урынбасары Фирдания Бәдретдинова.

Язучының бертуган энесе Рәкыйп Гаффар тормышын журналистика белән бәйләвендә абыйсының өлеше зур булуын әйтте.

– Мин иң бәхетле журналистларның берсе булдым. Университетта укыганда, ике абыем да «Социалистик Татарстан» газетасында эшли иде. Мин читтән торып укый, Чаллыда эшли идем. Кышкы имтиханнарга килгәч, Әхәт абый миңа бер генә сүз әйтте. «Кеше буласың килсә, көндезгегә күч», – диде. Иҗат кешесенә чын бәяне киләчәк буыннар бирә. Халык күңеленә кереп калу өчен, Әхәт, Равил абыйлар кебек көн-төн эшләргә кирәк. Кеше күңеленә керә торган сүз әйтә белүнең иң зур бәхет икәнен менә мондый очрашулар вакытында аңлыйбыз, – диде Рәкыйп Гаффар.

Әхәт Гаффарның кызы Ләйлә Гаффарова әтиләрен искә алырга килүчеләргә һәм таш куярга ярдәм итүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде. Әтисенә бәйле истәлек белән дә уртаклашты:

– Бәләкәй чакта, бүгенге кебек үк яңгырлы көндә, әти белән каядыр бара идек. Юл шундый озак, мин зарлана башлагач, әти миңа: «Бу көнне Аллаһы Тәгалә яратты. Бу – аның безгә биргән бүләге. Бүгенге көн беркайчан да кабатланмаячак», – диде. Шул сүзләре күңелемә шулчаклы кереп калды: мин шуннан соң һәр көнне зур бүләк итеп кабул итәм, һәр туган көнгә сөенеп яшим. Сөмбел белән без – әтинең һәм әнинең юлларын дәвам иттерүчеләр. Кешене башка кешеләр хәтерләтсә генә, аның турында истәлек яши, – диде ул.

                                                                                         Ләйсән Сафина

 


Фикер өстәү