29 августтан 5 сентябрьгә кадәр вакыт аралыгында Татарстанда кайбер җиләк-җимеш һәм яшелчә бәяләре төшкән, ә йомырка белән көнбагыш мае кыйммәтләнгән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итте.
Әлеге вакыт аралыгында кишер, бәрәңге, кәбестә арзанайган. Бер килограмм кишернең бәясе – 12%ка төшкән һәм ул 31 сум булган. Бер килограмм кәбестә – 6, бәрәңге 8 процентка төшеп, 18 һәм 27 сумга калган.
Помидорның бер килограммын да хәзер 64 сумга, суганны 35 сумга алырга мөмкин.
Ә менә йомырка кыйммәтләнгән, хәзер аның бер дистәсе 61 сум тора. Шулай ук көнбагыш мае бәясе дә кыйммәтләнгән, аның бер литрын 135 сумга алырга мөмкин.