Украинада махсус операциядә катнашкан Татарстан танкистына «Батырлык өчен» медале бирелде

Татарстанның Биектау районында яшәүче Дмитрий Кузичкин «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Бүләкне Татарстан хәрбие Украинадагы махсус операция вакытында башкарган батырлыгы өчен алды. Медаль Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә бирелде. «Татар-информ»га «Танкистлар берлеге»нең башкарма комитеты рәисе Альберт Гыймалетдинов шулай дип белдергән.

Дмитрий Казан танк училищесын тәмамлаган. Капитан дәрәҗәсендә ул Украинадагы махсус хәрби операция башыннан ук хезмәт иткән. Аның җитәкчелегендә Россия армиясенең 10 танкы булган.

27 майда хәрби хәрәкәтләр вакытында Дмитрий яралана – Украинаның шартлаган снаряды танкистны чак кына уң аяксыз калдырмый. Снаряд кыйпылчыгы аның аягын үтәли ярып чыга, сөяккә тияргә берничә генә сантимерт калган. Дмитрийга биш операция ясаганнар.

Дмитрий Кузичкинның хәрби гамәлләре нәтиҗәсендә Россия хәрбиләре Лиман шәһәрен һәм зур Дымерка авылын азат иткән.

Хәзерге вакытта хәрби хезмәткәр аягына баскан һәм Чиләбе өлкәсендә хезмәт итә.

 


Фикер өстәү