Уфада танылган тарихчы Марат Янборисов вафат булган

1 гыйнварда Уфада танылган тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор Марат Янборисов вафат булган. Аңа 69 яшь иде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Аның хезмәттәшләре сүзләренчә, галим озак вакыт каты авыру белән көрәшкән.

Марат Янборисов — йөздән артык фәнни эш, китап, монография, дәреслек, уку-методик ярдәмлек авторы. Галим «Башкортстан Республикасы мәгариф отличнигы», Россия югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре исемнәренә лаек булган, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.


Фикер өстәү