Җиһазлар куюның да тәртибе бар

Фен-шуй кагыйдәләре буенча җиһазларны ничек урнаштырырга? Әлеге киңәшләрне истә тотсагыз иде.

  • Йорттагы барлык җиһаз аяклы булырга һәм идәннән 15–20 сантиметрга күтәрелеп торырга тиеш.
  • Биек мебельне стена буена урнаштыру шарт.
  • Яңа фатирга күченгән очракта, җиһазлар урнаштыруны караваттан башлагыз. Аны йокы бүлмәсенә куйгач, диван һәм кәнәфине залга кертеп куегыз.
  • Бүлмә никадәр кечерәк булса, мебеле дә шуның кадәр азрак кирәк.
  • Почмакларны мебель белән каплап кую әйбәт. Ник дигәндә, анда тискәре энергия җыела. Тик почмакны диван яисә карават белән капларга ярамый.
  • Бүлмәдә озак вакыт буе файдаланылмаган әйберне алып кую шарт. Кирәкмәс әйберләр дә тискәре энергия туплый.
  • Киштәләр һәм түшәм өрлекләре астында утырмагыз яки йокламагыз.
  • Бүлмәләрне, аеруча тәрәзәләрне чисталыкта тотыгыз.

Фикер өстәү