Өйдәге кирәксез әйберләрне ничек тиз генә сатып җибәрергә?

Җәйге күлмәк-туфлиләр арасыннан кайберләре кечерәйгәнме әллә? Шулай икән, нигә әле аларга яңа хуҗаларын тапмаска?! Тик яткан кайбер бүләкләрне дә шул язмышка дучар итәргә мөмкин. Ә инде өйдәге артык әйберләрдән котылу мәсьәләсендә бушлай игъланнар сайтлары ярдәмгә киләчәк.

Кирәге калмаган әйберне җиңел генә, шул ук вакытта әйбәт бәядән сатып җибәрү өчен нәрсәләрне белеп торырга соң?

Бәясен карагыз
Товарыгызга зур бәя куеп азапланмагыз. Кулдан әйбер алырга ниятләүчеләр беркайчан да кыйммәт бәягә исәп тотмый. Кулланылышта булган әйберне, карап торышка ничек кенә шәп тоелмасын, кибеттәге бәясеннән сатып алучыны табуы бик шикле. Ник дигәндә, кулланучыга товарны үз бәясеннән кибеттән сатып алу отышлы: рәсми сатучы аның сыйфатын, кире кайтару һәм алыштыру мөмкинлеген гарантияли чөнки.
Шуны белеп торыгыз: товар инде кибеттән алып чыккан мизгелләрдә үк 30 процент бәясен югалта. Кулланылышта булганы турында әйтеп тә торасы юк, димәк.

Базарны өйрәнегез
Игъланнар сайтында үзегезнеке кебек үк товарны эзләп табып, сатучы куйган бәясеннән ни дәрәҗәдә тиз сатып алу-алмауларын, сатучының товары бәясен киметү-киметмәвен күзәтегез.
Максатыгыз – тизрәк сатып җибәрү икән, башкаларныкыннан кимрәк, ашыкмасагыз – шуларныкы кебек бәя куегыз.

Товарны тасвирлагыз
Белдерүегезне ничек тә мәгълүматлырак итәргә тырышыгыз. Иң элек товарның асылын төрле яклап күрсәтүче сыйфатлы фотосурәтләр ясарга иренмәгез. Фотосурәтне интернеттан гына алып, минеке дә нәкъ шундый, дип язып куюдан сак булыгыз. Фотолар “тере” түгел икән, сатып алучы, әйбер начар хәлдә, шуңа күрә фотосын да куймаганнар булса кирәк, дип уйларга мөмкин.
Товарны бәйнә-бәйнә тасирларга, барлык үлчәмнәрен күрсәтергә тырышыгыз. Үзегезне сатып алучы урынына куеп карагыз да, сезне нәрсәләр кызыксындырырга мөмкин булса, шуларның барысын да күрсәтегез.

Кимчелекләрен яшермәгез
Файдалану барышында әйбердә нинди кимчелекләр барлыкка килсә – берсен дә калдырмыйча язып куегыз (мондый урыннарның фотосын урнаштырсагыз, тагын да әйбәтрәк). Без капчыкта ятмый, дигәндәй, товарны “тереләй” күрсәткәндә, җитешсезлекләр барыбер фаш ителәчәк. Шуңа күрә алдашырга маташудан мәгънә юк.

Сатучылар хәйләсен эшкә җигегез
× Бәясен үзегез теләгәннән аз гына күтәреп куегыз һәм, “торг уместен” дип языгыз. Нәтиҗәдә сез, товарны үзем теләгән бәядән сатып җибәрдем дип, сөенсәгез, сатып алучы, арзанрак бәядән юнәттем, дип сөенәчәк.
× Берничә әйбер сатып алучыларга ташлама ясагыз.
× Сатылган әйберне яңа хуҗасына китереп бирергә иренсәгез, “килеп алганда 10% ташлама” дип язып куегыз. Үзегезгә дә мәшәкате азрак булачак, сатып алучы да, акчаны янга калдырдым, дип уйлаячак.
× Кыйммәтлерәк әйбер сатып алучыга кечкенә генә бүләк бирергә мөмкин (әйтик, пәлтә алучыга – шарф яки башлык). Кешеләр бүләк бирүне ярата. Гәрчә аның кирәге шул кадәр генә булса да.

Бу киңәшләрне тотсагыз, кирәкмәскә әйләнгән әйберләрдән, шәт, әйбәт кенә акча кертерсез һәм шуңа инде үзегезгә чыннан да кирәкле әйберләр сатып алуга ирешерсез.

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү