Люстра сайлау СЕРЛӘРЕ

Люстраның үлчәмен ничек исәпләргә һәм бүлмә өчен нинди үлчәмдәгесенең әйбәтрәк булачагын ничек белергә? Аш бүлмәсе, йокы һәм кунак бүлмәләренә ниндирәк люстралар эләргә?

Төрләре

Асылма. Классик төре булып тора. Гадәттә 3–5 лампочкалы, кайберләре – берничә яруслы. Ләкин мондый люстра – биегрәк түшәмле бүлмәләр өчен генә. Кайберләрен биеклек буенча көйләргә – түшәмгә беркетелә торган шнурын, пружинасы яки чылбырын кыскартырга яисә озынайтырга мөмкин.

Түшәм люстрасы.  Түшәмгә «ябышып» торган люстра бу. Гадәттә тәлинкә рәвешендә, күп урын алмый. Турыдан-туры түшәмгә беркетелә. Ясалышы, бизәлеше буенча асылма люстрадан калышмый.  Заманча. Мондый люстра кечкенә һәм уртача зурлыктагы бүлмәләргә урнаштырыла. Тәбәнәк түшәмле бүлмәләр өчен бик уңайлы.

Спот. Лампочкадан сибелүче ут көлтәсен үзеңә кирәкле юнәлешкә борып кую мөмкинлеге бирә. Түшәмгә яки стенага беркетелә. Бер яки берничә лампочкалы була. Бүлмәне яки аерым бер әйберне яктырту өчен. Спот бүлмәне яктылык белән «бизәү» мөмкинлеге бирә.

Үлчәме

Люстраның үлчәме бүлмәгә туры килергә – зур да, кечкенә дә булмаска тиеш, юкса бүлмә дизайны бозылырга мөмкин. Артык зур люстра бүлмә киңлеген «урлап», аны «басып» торган кебек булачак, ә артык кечкенәсе югалып калачак һәм бүлмәне тиешенчә яктыртмаячак.

Диаметры

Бүлмәгә люстраның нинди диаметрлысын куярга кирәклеген төгәл генә билгеләү формуласы бар (бүлмә озынлыгы + бүлмә киңлеге x 10).

Мисал:

Бүлмәнең озынлыгы – 7 метр, киңлеге – 3 метр.

(7 + 3) х 10 = 100

Димәк, люстраның диаметры 100 см булырга тиеш.

Биеклеге

Нинди биеклектәгесен урнаштыруның дөресрәк булачагын белү өчен бүлмә биеклеген 4кә бүләргә кирәк. Шул ук вакытта люстрадан идәнгә кадәрге ераклык 190 см яки аннан күбрәк булырга тиеш (баш тимәсен өчен).

Мисал:

Бүлмә биеклеге – 2,6 метр. Люстра биеклеге бу саннан 4 тапкыр кимрәк, ягъни 65 см булырга тиеш.

Кайда нинди люстра эләргә?

Кунак бүлмәсе

Әйбәт, тигез яктыртылуы  кирәк. Ут якты, ләкин «йомшак», «җылы» булырга тиеш.  Исеме җисеменә туры килсен өчен, люстраның  кунак күңеленә хуш килердәй матур, зәвыклы булуы шарт. Гадәттә бу бүлмәгә 5 лампочкалы асылма люстра эләләр.

Кухня

Бу бүлмәнең дә якты булуы таләп ителә. Биредәге люстраның гади, әмма зәвыклы булуы әйбәт. Гадәттә түшәм яктырткычы булса, шул җитә. Иң мөһиме – аның судан «курыкмавы», җиңел юылуы. Пластик, акрил, пыяла, металл кебек гади генә  материаллардан эшләнгәнен алу хәерлерәк.

Йокы бүлмәсе җиңелчә генә яктыртылырга тиеш. Якты ут йокыны качыра,  организмның ял итәргә әзерләнүенә аяк чала. Әлеге бүлмәгә түшәм яктырткычлары яки абажурлы люстралар кирәк.  Пульттан идарә ителешле булса, тагын да яхшырак. Йокы бүлмәсе яктырткычлары гади һәм «тыйнак» булырга тиеш.

 Балалар бүлмәсе

Әлеге бүлмәгә  урнаштырыла торган люстраның яктылыкны уртача гына сибүе, шул ук вакытта балаларның яраткан мультфильм персонажлары белән бизәлүе, экологик  чиста материаллардан – агачтан, пластик һәм текстильдән эшләнүе шарт.

Юыну бүлмәсе

Биредә түшәм яки стенага беркетеп куела торган уртача яктылыктагы яктырткыч урнаштырыла.  Җыйнак һәм  дым үткәрми торган булырга тиеш.

Коридор

Бөтен мәйданының тигез яктыртылуы өчен озынча формадагы яктырткыч сайлап алырга кирәк.  Аннан төшкән ут көлтәсенең күзгә, шулай ук көзгегә төбәлмәве мөһим.

Люстраның төсе

Төсен дөрес сайлап алу бик  мөһим, юкса бүлмәнең купшылыгы югалачак. Люстраны пәрдәләр, кәнәфи, обойлар төсенә охшатып алырга мөмкин . Ә инде беренче чиратта күзгә бәрелеп тормавын теләсәгез, нейтраль төстәгесеннән – пыяла яки бәллүр люстрадан да әйбәте булмаячак.

 

 

 


Фикер өстәү