Галимнәр кайсы кан төркеме инфекциягә каршы тора алмаганын ачыклаган

Галимнәр инфекция йоктыру рискына керә торган кан төркемен ачыклаган. Бу турыда «Экономика сегодня» бизнес-агентлыгына сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Тикшеренүчеләр мәгълүматлары буенча, вирус инфекциясе вакытында кеше органзмының интерферон эшләргә сәләтлелеге кан төркеменнән тора, ул иммун системасы белән турыдан бәйле.

Интерферон — ул вирус эләксә, бактериаль матдәгә, шулай ук түбән молекулалы химик кушылмага организм күзәнәкләре бүлеп чыгара торган аксым.

Анализ тикшеренүләре буенча иң көчле җавапны IV төркем кан биргән. Мондый кешеләрнең организмында аксым яхшы эшләнелә, бу тикшеренүләрдә катнашкан 92 процент кешедә ачыкланган.

Икенче һәм өченче урында — 80 процент һәм 91 процент нәтиҗә белән I һәм III төркем кан ачыкланган. Ә II төркем кан хуҗаларында интерферон эшләр чыгару сәләте иң түбәне — 60 процент чамасы очракта. Нәкъ менә аларның башка төркем кан хуҗаларына караганда авыруга бирешүчән булуы ачыкланган.


Фикер өстәү