Татарстанда көчле буран булачак

Иртәгә Татарстанда һава торышы болытлы, кар яварга мөмкин. Кайбер районнарда буран һәм бозлавык булуы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән томан төшәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -8…-13 градус, көндез -7…-2 градус булачак. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.

Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача тизлектә исәчәк.


Фикер өстәү