Мәктәп аттестатларында физкультура, җыр һәм рәсем буенча билге куймаска да мөмкин

Россиядә мәктәп аттестатларында физкультура, җыр һәм рәсем буенча билге куймыйча, бары «зачет» дип кенә язырга да мөмкин булачак. Әлеге карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында дөнья күрде.

«Рәсем, җыр һәм физкультура буенча зачет та куярга мөмкин», — диелгән документта.

Россия мәктәпләрендә тагын бер яңалык көтелә: аттестатлар QR-код белән маркировкаланачак. Бу ялган аттестат һәм аңа кушымта ясаудан сакларга ярдәм итәчәк.

Әлеге карарлар 2026 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.


Фикер өстәү