Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны кими

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 86 яңа очрагы теркәлгән. Аларның 2се — читтән кертелгән, 84е элемтәдә булу аркасында йоккан. 

22 кеше хастаханәгә озатылган,  64е  өйләрендә дәвалана.

Яшь буенча: 
18 яшькә кадәр – 0
18дән 30га кадәр – 11
30дан 50гә кадәр – 25
50дән 60ка кадәр – 14
60тан 70кә кадәр – 21
70тән 80гә кадәр – 11
80нән 90га кадәр – 4
90нан өлкәннәр – 0

География:
1. Казан – 62
2. Чаллы – 6
3. Әлмәт – 1
4. Бөгелмә – 2
5. Буа – 2
6. Югары Ослан – 1
7. Биектау – 3
8. Зәй– 1
9. Яшел Үзән – 1
10. Лаеш – 2
11. Түбән Кама – 3
12. Питрәч – 1
13. Тәтеш – 1

3 гыйнварга Татарстанда COVID-19ның   13 546 очрагы теркәлгән, барлыгы10 777 кеше авырудан дәваланган.


Фикер өстәү