Татарстанда коронавирус йоктыручыларның тәүлек эчендә күпмегә артканы билгеле булды

Татарстан Республикасында бүген коронавирус йогышының 71 яңа очрагы расланды:
11 кеше хастаханәгә салынган, 60 кеше өйдә дәвалана (аларның авыруы җиңел яки симптомсыз формада уза). 6 очрак читтән кертелгән, 65 кеше авырулар белән элемтәдә булган. 

Алардан:
18 яшькә кадәр — 11
18дән 30га кадәр — 13
30дан 50гә кадәр — 17
50дән 60ка кадәр — 16
60тан 70кә кадәр — 8
70тән 80гә кадәр — 4
80нән 90га кадәр — 2

География:
Казан – 28;
Яр Чаллы-7;
Түбән Кама – 3;
Алабуга – 3;
Әлмәт – 6;
Арча – 2;
Саба – 3;
Тәтеш – 2;
Буа районы-1;
Чүпрәле – 1;
Аксубай – 1;
Биектау – 1;
Алексеевск-1;
Балтач – 1;
Яшел Үзән – 11.

Бөтен чор эчендә пациентларның гомуми саны — 894.

Барлык вакыт эчендә 100 (+12) кеше дәваланган.

30 апрельдә Яр Чаллы хастаханәсендә 1953 елда туган Алабуга районында яшәүче COVID-19 диагнозы куелган бер ир-ат вафат булган. Бу — Татарстанда коронавирус йоктыручылар арасындагы беренче үлем очрагы.

 


Фикер өстәү