Тау шуганда 8 яшьлек кызның гомере өзелгән

Тау шуганда бер баланың гомере өзелгән һәм тагын берсе тән җәрәхәтләре алган. Фаҗига Новосибирскида булган.

Балалар туганнары белән тау шуарга барганнар. Алар тюбинг белән  рөхсәт ителмәгән урында шуганнар. Өйгә кайтырга җыенгач балалар өлкәннәрдәнсоңгы тапкыр таудан төшәргә рөхсәт сораганнар. Бу шуу кыз бала өчен чыннан да соңгысы булган.

Таудан төшкәндә тюбинг нәрсәгәдер эләккән һәм югары тизлектә тимер корылмага бәрелгән. Кыз фаҗига урынында ук җан биргән.

Кыз белән бер ватрушкада шуган туганы авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү