Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, джиу-джитсу буенча кышкы җыенга килгәч, Эльбрус тавына — 4460 метр биеклеккә күтәрелгән һәм анда Татарстан флагын тотып истәлеккә фотога төшкән. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.
«Бу көннәрдә мин Россия джитсерларының кышкы спорт җыеннарында. Көненә икешәр тапкыр күнекмәләр үткәрәбез, джиу-джитсу буенча Россия чемпионы Дауд Адаев белән бергә сугышчан осталыкны камилләштерәбез. Шулай ук Эльбрус тавына 4460 метр биеклеккә күтәрелдем», — дип белдергән Татарстан мөфтие.
Эльбрусның биеклеге 5642 метр, ә кышын тауга күтәрелүнең иң югары дәрәҗәсе 4460 метр булуын искәрткән Камил хәзрәт.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat