«Якын туганыма үпкәм бар, аннан ничек котылырга?»

– Якын туганыма күптәннән үпкә саклыйм. Ничек кенә тырышсам да, аны кичерә алмыйм. Догалар ярдәмендә берәр ничек күңел тынычлыгы табып буламы икән?

Равилә Ш. Арча

Сорауга «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирде.

– Үпкә саклау – күңелнең авырлыгы, йөрәк тарлыгы. Иманның зәгыйфьлегеннән килә торган әйбер. Аннан бер дога белән генә котылып булмый. Бу очракта комплекслы рәвештә эшләргә кирәк. Күбрәк намаз укырга, көн дәвамында зекерләр әйтергә, шул рәвешле Аллаһы Тәгаләгә якынаерга кирәк.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү