Узган ел — 29, быел 45 фаҗига

Өч көндә 45 янгын очрагы теркәлеп, аларда 7 кеше үлгән, 14е – коткарылган. Янгын сүндерүчеләр быел янгын очраклары ике тапкырга күбрәк, дип хәбәр итә.
Узган елның беренче өч көнендә 29 янгын чыккан булган, үлү очраклары теркәлмәгән. Татарстанның Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, нигездә төп сәбәпләр берничә. Болар – ут белән эш иткәндә саклану чараларын күрмәү, тарту, мичләрнең яки электр җиһазларының төзек булмавы.


Фикер өстәү