Чаллыда ике чит ил автомобиле кара-каршы бәрелешкән

Чаллыда ике чит ил автомобиле кара-каршы бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Авария кичә Иске Сарман урамындагы 31/2нче йорт каршында булган. Биредә «Рено» автомобиленең 60 яшьлек йөртүчесе, каршы як полосага чыгып, «Шкода» белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, машина йөртүчеләрнең икесе дә, шулай ук «Рено»ның 59 яшьлек пассажиры һәм «Шкода» автомобилендәге 8 яшьлек кыз төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең барысын да хастаханәгә озатканнар.


Фикер өстәү