Коронавирус инфекциясенең гадәти булмаган симптомын атадылар

Даими рәвештә очкылык тоту коронавирус инфекциясе йоктыруның бер билгесе булырга мөмкин. Бу хакта Daily Express газетасы кайбер тикшеренүләргә сылтама белән хәбәр итә.

Очкылык тоту моңа кадәр коронавирусның төп симптомнары рәтендә тормый иде, әмма аның әледән-әле кабатлануы инфекция барлыгын аңлатырга мөмкин.

Мисыр галимнәре тарафыннан үткәрелгән тикшеренүләр коронавирус инфекциясе бары тик очкылык тоту аша гына ачыкланган пациент белән очрашкан. 64 яшьлек ир-ат хастаханәгә өч тәүлектән соң мөрәҗәгать иткән, шуннан соң аның коронавирус йоктыруы һәм лейкоцитлар күләме түбән булуы ачыкланган.

Америка галимнәре бастырып чыгарган мәкаләдә дә шундый ук очрак тасвирлана. Әлеге очракта 62 яшьлек пациент табибларга очкылык тоту башланганнан соң дүрт тәүлек үткәч мөрәҗәгать иткән. Инфекция аның үпкәсен зарарлаган, моннан тыш, ир-атның лейкоцитлар һәм тромбоцитлар күләме кимегән.

Очкылык тоту – коронавирус инфекциясенең сирәк очрый торган симптомнарыннан берсе. Ул еш кына стресс вакытында яки дөрес тукланмау аркасында барлыкка килә һәм берничә минуттан бетә. Шулай да Британия табиблары очкылык тоту ике тәүлектән соң да бетмәсә яки бик еш кабатланса, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә.


Фикер өстәү