Кукмарада-итек фестивале

Әлеге бәйрәм бишенче елын үткәрелә. Бүген Кукмараның Комсомольское паркы гөрләп тора. Биредә төрле сәнгать коллективлары катнаша.Читтән килүче кунаклар да күп. Әмма каян килсәләр дә- күңелләре шат,аякларында итек. Бәйрәмнең шарты да шул- итек киясе!


«Бу бәйрәмне бер дә калдырганым юк. Үз күңелемне күрер өчен килдем. Гармунымны кыстырдым да,мәйданга чыктым. Рәхәтләнеп күңел дә ачмагач- тормыш матур түгел,- ди Камышлы авылыннан Илнур абый.
Өркеш авылыннан килгән Фирая Мортазина мондый чараның әзрәк күңелсез уйлардан онытылып торырга ярдәм итә,ди.
-Әле ярый килдек. Бәйрәм елдан-ел матурлана. Авыл халкына матур ял оештырганы өчен район җитәкчеләренә мең рәхмәт,- ди ул.

Гөлгенә Шиһапова.


Фикер өстәү