БДИда бер яңалык

Тиздән чыгарылыш сыйныф укучылары чит тел фәненнән мәҗбүри имтихан тапшырмаячак. Бу хакта Россия Мәгьрифәт министрлыгы карар имзалаган.
— 2022 ел чыгарылыш укучылары хәзер чит телдән имтихан бирмәячәк. Бу үзгәреш илкүләм ата-аналар комитеты вәкилләре тырышлыгы аркасында барлыкка килде. Укучының чит телдән имтихан бирүе мәҗбүри түгел. Тели икән бирә,теләмәсә юк,-ди Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец.


Фикер өстәү