Татарстанда коронавирустан күпме кеше вакцина ясатканы билгеле

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән 2,4 мең кешегә вакцина ясаганнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте.

Спикер сүзләренчә, республикада вакцинациянең икенче этабы башланды, аның барышында илледән артык кешегә прививка ясадылар. «Вакцинацияне ике этапта уздырабыз, ике этап арасында 21 көн булырга тиеш», — диде ул.

Жаворонков сүзләренчә, Татарстанга барлыгы 5,9 мең доза вакцина килгән. Хәзерге вакытта медицина хезмәткәрләренә һәм риск төркеменә кергән һөнәр ияләренә прививка ясыйлар, дип ачыклык кертте ул.


Фикер өстәү