2021 елның 1 гыйнварыннан 6 гыйнварына кадәр республикада 84 янгын очрагы теркәлгән. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Янгын вакытында 4 кеше зыян күргән, 10 кеше һәлак булган. 20 кешене коткарып өлгергәннәр.
Узган тәүлектә республикада 15 янгын булган. Бер кешенең гомере өзелгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat