Татарстан башкаласы Казан Раштуа бәйрәме вакытында ял итү өчен Россиянең иң популяр урыны исемлегенә керде. Топ-10лыкта Сочи, Мәскәү өлкәсе, Ленинград өлкәсе, Алтай, Ставрополь, Байкал, Мәскәү, Кавказ һәм Башкортстан курортлары да бар. Мондый нәтиҗәгә интернет-сораштыру ярдәмендә килгәннәр.
Казанны Раштуада ял итү өчен яраткан урын дип респондентларның 5 проценты атаган, Мәскәү һәм Кавказ таулары курортлары (Домбай, Приэльбрусье) өчен дә тавыш бирүчеләр шул дәрәҗәдә.
Россиялеләр арасында беренчелекне Сочи били (21 процент).