Мошенниклар яңача алдый башлаган

«Касперский Лабораториясе» белгече Сергей Голованов мошенникларның Россия халкын ничек итеп яңача схема буенча алдаулары турында сөйләде. Бу хакта «РИА «Новости» хәбәр итә.

Хәзер алар таныш булмаган номердан шалтырата һәм идентификация системасын читләтеп үтү, алдакчылар корбанын аларга янәдән шалтыратырга мәҗбүр итү өчен, трубканы ташлый, дигән белгеч. Әгәр кеше алдакчыларга шалтырата икән, алар инде элеккечә схемага күчә: банк хезмәткәре булып сөйләшә, шәхси мәгълүматны сораштыра, акча күчерергә үгетли.

Статистика буенча, Россиядә 2020 елда билгесез номерлардан килгән «спам» (ялган) шалтыратулар өлеше 63 процентны тәшкил итә.


Фикер өстәү