2021 елда БДБ илләренең мәдәни башкаласы исемен кайсы шәһәр йөртәчәге билгеле

2021 елда БДБ илләренең мәдәни башкаласы исемен Таҗикстанның Дүшәнбе шәһәре йөртәчәк. Икътисади хезмәттәшлек оешмасы (ОЭС) аны шулай ук елның туристик шәһәре дип тә игълан иткән иде, дип хәбәр итә БДБ Башкарма комитеты.

Узган 2020 елда БДБ илләренең мәдәни башкаласы булып Казахстанның Шымкент шәһәре танылган иде.

Таҗикстан башкаласы Дүшәнбедә 23 тарихи, монументаль һәм архитектура һәйкәлләре, 109 туристик компания, 7 профессиональ театр, 10 музей, 16 китапханә, 6 амфитеатр, 4 мәдәнит йорты, 17 мәдәният һәм ял паркы, 37 кунакханә, 57 ресторан, 4 милли чәйханә, 32 күңел ачу үзәге, бик күп сәүдә үзәкләре һәм базарлар исәпләнүе искәртелә.


Фикер өстәү