Хастаханәдә 67 көн реанимациядә яткан кызны коткарганнар

Балалар республика клиник хастаханәсендә каты авырудан 67 көн реанимациядә яткан баланы коткарганнар.
Кызчык хастаханәгә 3 ел элек кергән булган. Ул вирус инфекциясен эләктергән булган. Моның өстенә үпкәләре белән проблемалары булуы да ачыкланган. Кызның хәле бик авыр булган.
— Без кызның әти-әниләре белән һәрдаим элемтәдә булып, сөйләшеп тордык. Алар безгә ышанды. Кызчыкның бик нык яшисе килде, ул чын көрәшче. Һәм бәхет аңа елмайды, — ди табиблар.
Хәзерге вакытта Эмилия өенә чыккан. Барысы да яхшы. Ул быел беренче сыйныфны тәмамлый икән инде.


Фикер өстәү