Тәрбиягә бала алган Тәнзилә Гомәрова: «Әти-әни диюләре канат куя»

Актаныш районының Табанлыкүл авылында гомер итүче Тәнзилә һәм Җәүдәт Гомәровлар бер дә картаерга ашыкмый. Әти-әни дип өзелеп торган сабыйлары бар авыруларын, йөрәктәге сагышларын оныттыра. Йортка ятим сабыйлар кайтып кергән көннән башлап, тормышлары үзгәрә дә куя аларның.

– Ирем белән 1986 елда гаилә кордык. Матур гына яшәдек. Ике ул үстердек. Тик олысы 20 яшендә фаҗигале рәвештә үлеп китте. Бик авыр чакларым булды. Кая барып бәрелергә белмәдем. Шулчакта күңелгә, әллә ятимнәр йортыннан берәр сабый алыргамы икән, дигән уй килде.  Мин аны иремә әйттем. Ул да риза иде. Шулай итеп, без бала алырга киттек, – дип сөйли Тәнзилә апа. –  Ятимнәр йортына барып керсәк, безне бер кызчык көтеп утыра. Бер гаиләдә яшәгән дә аны кире кайтарганнар икән. Безне күрүгә, йөгереп каршыга чыкты. «Әтием», «әнием» ди. Ирексездән елап җибәрдем. Шул баланы ничек итеп ташлап кайтасың?!

Алар Анеса исемле кызны үзләренә алып кайта. Шул кызчык бар дөньяларын яктырта да инде! Бала хәсрәтен бала куанычы баса.

– Кызыбызны үстереп ятканда, күрше авылдан әниләре үлгән, әтиләре тәртипсез яшәгән балаларны алырга дип чакырдылар. Ул чакта сабыйлар приютта иде. Ике кыз, бер малай. Барып алып кайттык. Олы кызларның берсе бездә – 2 елга якын, икенчесе 3 ел гына торып калды. Олысын 18е тулгач кияүгә бирдек. Малаебыз бездә 5 еллап яшәде әле. Алар инде хәзер үз тормышы белән яши. Кызлар кияүдә, малаебыз үз авылына кайтып, йорт салды. Рәхмәтле балалар булды алар. Бездән китсәләр дә онытмыйлар. Кызларым да хәлемне белеп, бәйрәмнәрдә котлап тора. Улым кунакка еш килә, – ди Тәнзилә апа.

Өч ятимне чыгарып җибәргәч, өйләре тагын бушап кала. Күп тә үтми, район опека бүлегеннән тагын шалтыраталар. Дүрт ятимгә әти-әни кирәк, ди алар. Гомәровлар каршы килми. Документлар җыялар да тагын сабыйларны бәхетле итү эшенә керешәләр. 2021 елда алар өенә дүрт бертуган кайта.

–  Бу сабыйларның әти-әниләре исән-сау. Әмма алар тормышта башка юл сайлаган. Ата-ана өчен бала җавап тотмый бит инде. Шулай дидек тә үзебезнеке итеп кабул иттек. Безнең йөрәктә ятимнәргә урын күп ул, – ди Тәнзилә апа. – Ул сабыйлар кайтып керүгә «әтием», «әнием» диделәр. Аптырап та киттем. Балалар бу сүзләрне әйтергә тилмергән иде. Олы кызыбыз Ольга гына барын да аңлый, шуңа күрә безгә «апа», «абый» ди. Аңа – 17 яшь. Әмма ул бик рәхмәтле икәнен яшерми. Ярый безне алдыгыз әле, дип кенә тора. Шушы олы кызым 6 яшеннән кечкенә туганнарын барлап торган. Сабый чагы булмаган аның. Кулыннан килмәгән эше юк. Хәзер дә туганнарын карарга булыша. Нәрсә эшли башласам да, ярдәм итә. Тормыш өйрәткән аны.

Тәнзилә апаның тәрбиягә алган икенче кызы 5 нче сыйныфта укый икән. 2 малай әле бакчага йөри, ди ул.

– Тиздән миңа 60 яшь тула. Паспортка карамасам, бу хакта исемә дә төшермим. Балалар белән яшәрәм. Аларның җылы сүзләре йөрәгемне дәвалый. Бакчага килеп керүгә, улларым «әнием» дип каршыма йөгереп чыга, кочагыма сарыла. Их, шул чактагы хисләрне белсәгез иде сез! Йокысыз төннәр дә, алар авырган чаклар да онытыла. Үз чиреңне әйткән дә юк инде. Без бит бу дүрт баланы да приюттан алган идек. Килүебезне бер елдан артык көткәннәр. Шул сабыйларга карыйм да, дөрес эшләгәнмен, дип куям. Үз әниләре барын да белә алар. Кайчакта телефоннан сөйләшәләр. Туган көннәре җитсә, килмәсме, дип көтәләр. Тик өметләре генә акланмый, – ди Тәнзилә апа. – Бүген өебездә биш бала бар. Алар укырга китсә, өй гел буш кала. Ирем – балаларны илтеп куеп, каршы алучы. Анеса кызыбызны 7 нче сыйныфтан Минзәләгә йөртеп укытабыз. Педогогика көллиятендә махсус сыйныфта укый. Әтисе шимбә барып ала, ял илтә. Шулкадәр җитми кала инде безгә. Каникулларны зарыгып көтәбез инде хәзер. Олябыз Актанышта техникумда пешекчегә укый. Аны әтисе җомга кич барып ала, дүшәмбе илтә. Менә шулай атна узганын сизми дә калабыз.

Тәнзилә апа белән юл йөрү турында сөйләшкәндә, ул борчуын да әйтте әле. Баксаң, бөтенесе бергә җыелып, беркая да чыгып китә алмыйлар икән. Машинага сыймыйлар. Җиде урынлысы кирәк, ди ул. Әмма үз көчләре белән генә машиналарын яңага алыштыра алмыйлар.

–  Әгәр бөтенебез сыярлык машина булса, кая гына бармас идек. Балалар кечкенә чакта йөртәсе килә бит. Берсен алып, икенчесен ияртмичә, йөрәкләрен яралыйсы килми. Алар тиз үпкәли дә бит әле, – ди Тәнзилә апа. – Бала алыйммы, юкмы, дип уйланучыларга йөрәкләрен тыңларга кушар идем. Безнеке төсле хәсрәт килгәнен көтмәгез, яхшылык эшләргә тырышыгыз. Балаларның бер рәхмәте иңнәремә канат куя минем. Бездә чакта балаларны кешедән ким-хур итмибез. Инде тормышта үз юлларын тапканнары матур яшәсен иде.  Бер генә теләк: калганнарын үстерерлек көч һәм куәт, сәламәтлек, гомеребез булсын иде.  Әтием-әнием дип өзелеп торган сабыйларга бар җылыбызны озак еллар бирә алсак иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү