«Беләм мин татарларның кунакчыллыгын…» – Владимир Путин Татарстан һәм татарлар турында

Бүген Россия Президенты Владимир Путинга 70 яшь тулды. Ил җитәкчесе Татарстанга карата беркайчан битараф булмады. «ВТ» Владимир Путинның Татарстан һәм татарлар турында әйткән фикерләрен барлады.

  • “Тик бәйрәмдә безнең кунаклар, шул исәптән, аларның җыелма командаларындагы спортчылар катнашсын. Беләм мин татарларның кунакчыллыгын…” (Универсиада кунакларына Сабан туе уздыру турындагы тәкъдимен ишеткәч. 2013 ел)

 

  • http://kremlin.ru/events/president/letters/63564
    http://kremlin.ru/events/president/letters/63564
  • «Бездә татарларсыз мөмкин түгел!» (2015 елда зур матбугат очрашуыннан)
  •  «Татарларны алдамакчы. Барып чыкмас!» (2017 елда Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтүчеләр советы утырышыннан)

  •  «Бәлки, барыгызның да Татарстанда булганы юктыр. Мин Татарстанның ничек үсүенә сокланам. Ул бит, Россия Федерациясенең башка субъектлары белән чагыштырганда, бик күп юнәлешләре буенча лидер. Менә хәзер, шөкер, милләтара мөнәсәбәтләр бик яхшы, дип сөйләделәр. Ә без Татарстанны искә төшерәбез. Хәтерлим, Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән моннан 10 ел элек Казан Кремлендә сөйләшкән идем. Нәрсә эшләргә дигән бәхәсләр күп булды. Кайчандыр, Иван Грозный заманында, мәчетне сүтеп, чиркәү салганнар. Шуннан мондый сорау калкып чыккан: бәлки, хәзер чиркәүне сүтеп алырга да, ул урында мәчет салып куяргадыр? Минтимер Шәрипович – зирәк дәүләт эшлеклесе һәм акыллы кеше: мәчетне янәшә салып куйдылар. Һәм барысы да бәхетле. Анда батюшка мөфти белән дус, бер-берсенә кунакка йөрешләр, бәйрәмнәрне бергә билгеләп үтәләр»  (2014 елда кырым татарлары белән очрашуыннан)

  •  «Казан – күпгасырлык традицияләр яраклашкан, төрле милләт һәм дин кешеләренең тынычлыкта һәм бер-берсенә терәлеп үк яшәүләрен күрсәтүче шәһәр ул». (Россия Президенты вазыйфаларын башкаручы статусында 2000 елда Казанга сәфәре вакытында шәһәрнең 1000 еллыгын бәйрәм итү буенча Дәүләт комиссия утырышыннан)
Фото: Михаил Козловский
  • «Казан бердәм Россия милләтен формалаштыруда, бердәм Россия халкының формалашуында кабатланмас тарихи роль уйнаган дисәм, арттырып әйтү булмас. Мәскәү белән татар ханлыкларының күп гасырлык мөнәсәбәтләре төрлечә төзелгән. Әмма иң катлаулы чорларда да, конфликтлар барлыкка килгәндә дә, алар милләтара яки дини дошманлык характерын йөртмәгән». (2005 елда Казанның 1000 еллыгына багышланган җыелыштагы чыгышыннан)

  • «Россияне татар коткарган. 1612 елны ополчение башында этник татар Кузьма Минин торган. Ул акча җыйган, үз милкен ополчение туплау өчен биргән. Бу – күпмилләтле Россия халкының икегә аерылып, бүлгәләнүеннән курку алдындагы эчке бердәмлеге турында сөйли. Бу куркынычны россиялеләр нинди милләт һәм дин вәкиленә булуына карамастан тойган». (2014 елда галимнәр һәм тарих укытучылары белән очрашуыннан)

Фото: https://president.tatarstan.ru/


Фикер өстәү