Чаллыда бер ханым такси чакыртып 52 меңеннән колак каккан

Чаллыда яшәүче бер ханым аферистка 52 мең сумнан артык акчаны «бүләк иткән». Тикшерүчеләр «Банк счетыннан акча урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсе матбугат хезмәте. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

Кыз Казахстанга барыр өчен интернетта юлдашлар эзләү җәмгыятендә теркәлә. Аның үтенеченә «шоферларның» берсе җавап бирә. Җинаятьче аралашуны дәвам итеп, сәяхәтче кызыксындырган сорауларга җавап биргән.  Мондый сөйләшү хатын-кызда шик тудырмаган.

Сүз финанс мәсьәләсенә килеп җиткәч, ир-ат сумманың бер өлешен түләп куярга сорап махсус сылтама җибәрә. Нәтиҗәдә, ханым мәгълүматларын керткәч картасыннан бар акчасы да юкка чыккан.


Фикер өстәү