Татар балаларының телен урысча ачып, телсез калмабызмы?

Бүген ике баланың берсе юньләп сөйләшә алмый. Сөйләмендә кимчелек булган сабыйларның артуы – аралашу җитмәү, телефон белән мавыгу нәтиҗәсе, ди белгечләр. Сакаулыкны җиңеп буламы? Логопедларга татар балаларының телен урысча ачарга ярыймы? Белгечләр  белән сабыйлар һәм тел проблемалары турында  сөйләштек.

Дөрес ачылсын иде

Күптән түгел редакциябездә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән уздырылган «туры элемтә»дә «Татарстан ата-аналары төркеме» координаторы   Илсөя Әхмәтгалиева  логопедлар проблемасын күтәргән иде.

– Татар телен белүче логопедлар, кирәкле әсбаплар юк. Булганнары балаларның телен русча ача. Татар мәктәпләре, бакчалары өчен әлеге белгечләрне булдырсагыз иде, – дигән теләген җиткерде Илсөя министрга.

Казанда яшәүче өч бала атасы Айрат Бикмуллинга балаларының тел проблемалары буенча табибларга мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Олы улы хәзер яхшы сөйләшсә, кечесе  кайбер хәрефләрне әйтә алмый икән.

– Күптән түгел 4 яшьлек улым белән ДРКБга логопедка барган идек. Татар табибы булса да, безгә хәрефләрне русча әйттерде. Моның белән килешмичә, татарча әйттерүне сорадым. Ул сәбәбен татарча методика булмау белән аңлатты. Без хәзер комиссия узачакбыз, шуның нәтиҗәсеннән чыгып, белгеч билгеләячәкләр, – ди Айрат.

Гаилә башлыгы балалар телендәге проблеманың килеп чыгуын телефон белән артык мавыгуга бәйли. Кызы үскәндә телефон булмагач, аралашу җиткән, сөйләме белән бар да тәртиптә булган.

– Хәзер бит балалар ач бүрене хәтерләтә. Бүре бәрәнне ашарга җай эзләгән кебек, балаларның да күзләре – гел телефонда. Өйдә татарча сөйләшәбез. Бакчага барганда урысча белми иде, хәзер татарчасын онытты.  Балалар урысча сөйләшкәч, безнеке дә шул телдә аралаша. Өйгә кайткач, урысча аңламыйм, дип хәйләләгән булам. Табиб, балагызга татарча шигырьләр укытыгыз, үзегез өйрәтегез, диде. 8 Мартка русча шигырь биргәннәр иде. Аптырагач, бакча мөдиренә кереп, татарчаны бирегез, дидем. Безгә бит баланың теле дөрес итеп ачылу кирәк, – дип борчыла Айрат.

Республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат үзәге белдергәнчә, соңгы өч елда дефектологларга йөрүче балалар саны арткан. 2018 елда 1165 булса,  узган ел 1228 кеше мөрәҗәгать иткән.

– Татарчага өйрәтүче логопедлар турында ишеткән юк. Арада бәлки үз ысуллары буенча татарча эшләүчеләр бардыр. Бездә әлегә махсус белгечләрне укытмыйлар. Татарча методика юк. Балалар белән татарча сөйләшәбез, әмма авазларны русча өйрәтәбез, – ди хастаханә дефектологы Гөлнара Хисамиева.

Замана чумасы

– Телендә кимчелекләр булган балаларның арту күренешен «замана чумасы» дип йөртәбез. Хәзер мондый хәл ике баланың берсендә күзәтелә. Моңа кадәр коррекцион мәктәптә эшләдем. Әлеге мәсьәлә бик күп әти-әниләрне борчый, хәтта кабул итеп бетереп булмый, урын җитми. Шуңа күрә 1,5 яшькә кадәр балалары булган әти-әниләрне  бала тудыру йортларында, сырхауханәләрдә  сабыйларын утыртырга, үрмәләтергә һәм башкаларга өйрәтергә кирәк, – ди Казандагы шәхси бакчада эшләүче логопед, дефектолог, нейропсихолог Нуршат Галимова.  – Хәрәкәт җитми, ә бу  баланың баш мие эшчәнлегенә  тискәре йогынты ясый. Әти-әниләр өчен балаларның бер урында утыруы, шук булмавы  уңайлырак. Тегендә барма, монда утырма, суга кермә… Еш кына шундый сүзләрне ишетергә туры килә. Әгәр җыелып торган күлләвек бала иминлеге өчен куркыныч түгел икән, ник әле ул анда кермәскә тиеш? Салкынны да, җылыны да тоярга өйрәнсен. Гел тыеп тору баланың аз хәрәкәтләнүенә китерә. Шул ук вакытта сабыйның кулына телефон тоттырып, әти-әниләрнең үз эшенә чумуы да яхшыга түгел. Бу баланың аралашуы кимүгә китерә. 2016 елда 1 нче сыйныфка баручы  сабыйларның 86 проценты мәктәпкә әзер булмаса, белгечләр әйтүенчә, хәзер бу сан – 98 процент.

Ике бала тәрбияләүче Нуршат 4 яшьтән үк балаларын 4–5 түгәрәккә йөртүче әти-әниләрне аңламый. Биш яшьтә бер түгәрәккә йөрсә дә җитә, ди ул:

– Түгәрәккә йөртү модага әйләнде. Теле ачылмаган баланы менталь математикага бирәләр. Кечкенә сабыйның вакыты хәтта министрныкына караганда да тыгызрак түгелме? Мин андый балаларны кызганам. Күрәсең, әти-әниләр аңлап бетермиләр. Ике теллелеккә каршы түгел. Әмма бала ике телнең берсен юньләп белмәгәндә, аның баш мие бутала башлый. Логопедлар кайчак бер генә телгә күчәргә тәкъдим итә. Монда бернинди хилафлык та күрмим. Гаиләдә мин – татарча, ирем урысча сөйләшә. Олы кызымның теле озак ачылгач, безгә  русча сөйләшергә куштылар. Аны 1 нче сыйныфтан татар сыйныфына бирдек. Бик яхшы укытучы туры килде, хәзер татарчага өйрәнә. Икенче кызыбызныкы  ике телдә дә ачылды.

Аерма юк

–  Телне ачарга өйрәткәндә татар һәм рус дигән аерманы күрмим. Гадәттә, балалар «р», «ш», «с» кебек авазларны әйтә белми. Болар бит ике телдә дә бертөрле. Белгеч татар баласына да «җ», «ң» дип өйрәтми. Кызымның телендә проблемалар бар иде. Рус логопедына бардык, ул шул ук хәрефләр ярдәмендә белмәгәнен әйтергә өйрәтте. Аңа карап, татарча сөйләшүдән туктамады, – ди  Казандагы 67 нче бакчада татар телен өйрәтүче Мөслимә Гыйльманова. – Гомумән, баланың телен логопед ачтырырга тиеш дигән фикер белән килешмим. Элек әбиләр логопед та, укытучы да булмаган. Кечкенә чакта төрле тел көрмәкләндергечләрне, тизәйткечләрне әйттерәләр иде. Татар халык авыз иҗатының файдасы бик зур. Әти-әниләр шулар ярдәмендә балаларының проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә ала. Хәзер 2–4 яшьтә үк, балабыз сөйләшми, дип табибка йөртә башлыйлар. 5 яшькә кадәрге баланы  логопедка алып барырга кирәкми. Бу яшьтә әле аңы формалаша гына башлый. Тел тизрәк ачылсын өчен күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк. Бездә татар балалар бакчасы булса да,  килгәндә күбесе русча сөйләшә. Әти-әниләр бакчаның бүленешенә карамыйча, өенә якын булганын сайлый. Алар арасында, чараларны ник русча алып бармыйсыз, дип дәгъва белдерүчеләр дә очрый. Без аларга татар бакчасы булуын аңлатабыз. Логопедыбыз бар. Белгечләр, татарча методика юк, ди. Аны тәрҗемә итеп тә булыр иде.

Балага туган теле якын

Алена  Газизова Кукмараның 2 нче бакчасында логопед булып эшли. Аның фикеренчә,  татар баласының телен русча ачу дөрес түгел. Балага мәгълүматны үз телендә үзләштерү җиңелрәк.

– Тел проблемасы хәзер күп балада күзәтелә. Гадәттә, бер төркемдә нибары 5–6 баланың гына сөйләм телендә кимчелекләр юк. Бу экологиягә дә,  әти-әнинең баласына вакытын тиешенчә бирмәүгә дә бәйле, – ди яшь белгеч Алена.  – Күп бала «л» һәм «р» авазларын әйтеп бетерә алмый. Күбесе ничек ишетә, шулай әйтә. Шуңа күрә дөрес итеп өйрәтергә кирәк. Тере тавышны мультфильм һәм бишек кенә алыштыра алмый. Җанлы аралашу җитми балага. Вакыты белән үзе ачыла дип тынычланырга да ярамый.  Әйтик, мәктәптә сөйләм телендә кимчелекләр булган балага диктант яздырып була. Бу проблеманы тиз генә хәл итеп булмый. Һәр бала белән аерым шөгыльләнәбез. Беренче булып, әти-әниләрнең ризалыгы кирәк. Диагноз куелгач кына эшли башлыйбыз. Нәтиҗә логопедтан гына түгел, баладан, әти-әниләрдән дә тора. Бергә эшләгәндә генә уңышка ирешеп була. Дәресләрне төрле күнегүләрдән башлыйбыз. Көзге каршына утыртып, лампа яндырып эшлибез, бармаклар аша сөйләм телен  үстерә торган уенчыклар да бар. Безнең бакчада методик бүлмәбез бай. Авазны әйтергә өйрәткәч, шигырьләр, тизәйткечләр, җырлар, уеннар аша ныгытабыз. Без өйрәткәнне алар өйдә тагын бер кат ныгыта. Кемдер бакчадан өенә кайтканда, кемдер машинада барганда кабатлыйбыз, диләр. Сабыйлар  иртән бакчага килүгә, мине күрүгә, кычкырып авазларны әйтә башлый. Бар яме шунда инде аның. Кайберләренә телне дөрес итеп куярга өйрәтү дә җитә. Кемгәдер айлар, еллар кирәк. Иң мөһиме, телнең дөрес куелуы кирәк. Телдә, тештә, ирендә генә кимчелекләр булмаса,  кайчак  тел төбендәге төенен кисәргә кушабыз. Менә шулар барысы да сөйләшергә комачаулый. Татарча методика юк, үз тәҗрибәм буенча эшлим. Бала белән үз яшенә тиешле дәрәҗәдә шөгыльләнсәң, ике телне өйрәтеп була. Өйдә сөйләшкән  туган телен  беркайчан да онытмас.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү