«Ак Барс» рәттән ун җиңүдән соң «Салават Юлаев»ка җиңелде

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Уфада «Салават Юлаев» командасына каршы уйнады. Матч Уфа командасы файдасына 7:3 исәбе белән тәмамланды. Уфа командасы керткән җиде алканың дүртесе Теему Хартикайнен исәбендә. Моңа хәтле Казан хоккейчылары рәттән ун уенда җиңгән иде.

Ике күрше республика командаларының формаларының төсенә бәйле «Яшел дерби» дип аталган «Ак Барс» — «Салават Юлаев» матчларында җиңүчегә чәкчәк формасында ясалган кубок бирелә. Узган ике уенда әлеге кубокны «Ак Барс» җиңгән булса, бүген Чәкчәк кубогын Уфа командасы отты.

Киләсе уенны «Ак Барс» Казахстанның Нур-Солтан шәһәрендә үткәрәчәк. «Барыс» — «Ак Барс» матчы 12 гыйнвар көнне 16:30 сәгатьтә башлана.

 


Фикер өстәү